(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). ”Әлиф” спектакленең барлыкка килүенә Г. Тукай иҗаты сәбәп булган. Бу хакта спектакльнең идея авторы, режиссер Туфан Имаметдинов хәбәр итте.
Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә "Әлиф" спектакленә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Конференциядә “Әлиф” спектакленең режиссеры һәм сәхнәгә куючысы Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев, биюче Нурбәк Батуллин, композиторы Эльмир Низамов һәм “ Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фонды җитәкчесе Вилнур Әскәров катнашты.
“Спектакльнең идеясе Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнә башлагач туды, - ди Туфан Имаметдинов. – Шагыйрьнең шигырьләрен укый башлагач гаҗәпләндем, мин аларны аңламадым. Чөнки ул аларны бөтенләй икенче әдәби (без хәзер белмәгән) телдә язган булган. Мин Милли китапханәгә мөрәҗәгать иттем. Шушы әсәрләрнең Тукай исән чагында һәм аның вафатыннан соң нәшер ителгәннәренең күчерелмәсен алдым. Алар гарәп имласында иде. Менә шулай итеп бу теманы тирәнрәк ачыклыйсы, иҗатымда яктыртасым килеп китте. 1927 елда татар алфавитының латинга күчерелүе белән бәйле рәвештә татар халкы мәдәниятендә барлыкка килгән үзгәрешләр турында уйлана башладым. Гарәп каллиграфиясенә нигезләнгән татар алфавиты латинга күчерелә. 1939 нчы елда кирилл хәрефләренә күчү сәбәпле, 7 хәреф кыскартыла. Шунлыктан, тел үзенең тирәнлеген, аһәңлелеген югалта. Әлеге югалтулар нәтиҗәсендә, борынгы чорда иҗат иткән шагыйрьләрнең әсәрләре үз ритмы, формасы, рифмасы, стиле, ә иң мөһиме беренчел мәгънә төсмерен югалта. Х гасырдан барлыкка килгән халык идеологиясе юкка чыккан дигән сүз”.
Туфан Имаметдинов үз фикерләрен биюче Нурбәк Батуллинга җиткерүен дә ассызыклап узды. Алар үз командаларына хореограф Марсель Нуриевны чакыралар. Ә үзенчәлекле проектның композиторы итеп Эльмир Низамов тәгаенләнә.
“Әлиф” спектакле 3 өлештән тора: Беренче өлештә гарәп хәрефләренә нигезләнгән алфавит бию ярдәме белән языла. Хәрефләрнең атамалары яңгырый. Икенче өлештә өч кыз җырлый. Беренчесе - Г.Тукайның "югалган" татар алфавиты ярдәмендә язылган "Туган тел" шигырендәге хәрефләрне, икенчесе - әлеге шигырьдәге сүзләрне, өченчесе шигырь юлларын яңгырата. Өченче өлештә алдагы ике өлешнең берләшүен күрергә мөмкин, ягъни әлеге өлештә Тукайның шигыре 3 тавышта яңгырый. Биюче шагыйрьне җанландыра. Мең еллар дәвамында татар халкы барлыкка китергән мәдәниятнең тәмамлануы күзәтелә.
Яңа сәхнә әсәре аша тамашачы аутентик татар җыры һәм гәүдә, җан авазы аша халык тарафыннан онытылып бара торган мәдәният катламына үтеп керәчәк. Проект авторлары бүгенге көндә югалган мәдәнияткә кагылып үтәргә уйлый. Хәзерге заман кешесе өчен, әлеге төр шигырь текстларын уку мөмкин хәл түгеленә җан авазын бирергә тырышачаклар.
Спектакльнең композиторы Эльмир Низамов билгеләп узганча, Туфан Имаметдинов белән аларны күптәнге иҗади хезмәттәшлек берләштерә. "Һәр спектакльдә катнашуым минем өчен тәҗрибә һәм үсеш булып тора, - диде Эльмир Низамов. - Туфан фикерен белдергәч тә уйландым, әлеге әсәргә гади музыка гына иҗат итеп булмый. Режиссер буларак, аның идеясе бар иде инде, әнә шул идеяне музыка белән тулыландырырга кирәк булды. "Әлиф" спектакле музыкасының ноталары юк, чөнки күп нәрсә импровизациягә корыла.Әсәрдә Казан консерваториясеннән өч җырчы, ике музыкант катнашачак. Мин аларга Тукайның әзер шигыренә нигезләнгән модель генә бирәм, шул модель эчендә алар үзләре импровизация ясыйлар. Компизитор буларак бу юнәлештә эшләү - минем өчен яңалык".
“Әлиф” спектакле 20 сентябрь көнне Г. Камал театрының Кече сәхнәсендә 19:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Проектны тормышка ашыруда “Калеб” яңа буын җыены, “Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фонды ярдәм иткән.