news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Имаметдинов: Әлиф спектакле чит илләрдә күпкә популяррак

Моны Туфан Имаметдинов чит ил тамашачысының татар мәдәнияты белән бөтенләй таныш булмавы белән аңлата.

Туфан Имаметдинов: Әлиф спектакле чит илләрдә күпкә популяррак
архив / Салават Камалетдинов

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). "Әлиф" спектакле Татарстанга караганда Россия регионнарында һәм чит илләрдә күбрәк кызыксыну уята. Бу хакта спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов кичә Тукай музеенда узган түгәрәк өстәл вакытында сөйләде.

"Регионнарда һәм чит илләрдә яшәүче тамашачы өчен татар мәдәнияте дөньяда бөтенләй юк. Бәлки аның "Әлиф" спектакле белән кызыксынуын шуның белән аңлатып була", - диде Туфан Имаметдинов.

"Чөнки без аларга кунакка килгәндә, "Менә без татарлар һәм сезгә татар спектаклен алып килдек" дип әйтәбез икән, алар безгә аптырап "Сез 400 ел элек юкка чыктыгыз, түгелме соң?" дип дәшәләр", - диде режиссер.

"Рус мәдәнияты белән алар яхшы таныш, ә татар мәдәнияте аларга ят нәрсә", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100