news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туфан Имаметдинов: «Кыйссаи Йосыф» поэмасын кую өчен Опера театры бюджеты кирәк

«Живой город» фондының «Шәһәрлеләр театры» фестивалендә бер блок буларак «Кыйссаи Йосыф» перформанслар сериясе әзерләнә.

Туфан Имаметдинов: «Кыйссаи Йосыф» поэмасын кую өчен Опера театры бюджеты кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Имаметдинов «Кыйссаи Йосыф» поэмасы буенча моңарчы күрелмәгән сәхнә әсәре кую өчен нибары бер генә каршылык булуын әйтте.

«Мин „Кыйссаи Йосыф»ны ничек куярга икәнен беләм. Ул минем күз алдымда. Ләкин бер каршылык бар», — диде режиссер „Татар-информ“ журналистына „Шәһәрлеләр театры“ фестиваленә багышланган матбугат конференциясеннән соң.

Бердәнбер проблема итеп Туфан Имаметдинов спектакльнең бюджетын атады. «Бу әсәрне чыгару өчен Опера театрының бюджеты кадәр акча кирәк. Еллык бюджеты», — дип өстәде ул.

«Шәһәрлеләр театры» фестиваленең бер блогы буларак, «Кыйссаи Йосыф» перформанслар сериясе әзерләнә. Ул тамашачыга 19 июньдә күрсәтеләчәк. Кураторлар — Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла һәм Марсель Нуриев.

«Кыйссаи Йосыф» әсәре — һәр татар режиссеры өчен әһәмиятле тема. Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын һәм Нурмөхәммәт Хисамовның «Йосыф һәм Зөләйха» әсәрен берләштереп сәхнәләштерде.

Ренат Әюпов «Кыйссаи Йосыф»ны Чаллы театрында куйды. Фәрит Бикчәнтәев та үз студентлары белән «Кыйссаи Йосыф» буенча экспериментлар ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot