news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туфан Имаметдинов Казан Яшь тамашачылар театрының баш режиссеры итеп билгеләнде

2011 елның маенда режиссер беренче тапкыр профессиональ сәхнәдә М.Макдонах пьессасы буенча "Сиротливый Запад"ны куйган

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Туфан Имаметдинов Казан Яшь тамашачылар театрының баш режиссеры итеп билгеләнде.

Чаллыдан 30 яшьлек Туфан Имаметдинов РАТИ-ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлаган (Олег Кудряшов остаханәсе). 2010 елда  «Режиссер и пространство» — «За художественную дерзость. За соединение формы, содержания и пространства. За драйв!» III халыкара студентлар өзекләре конкурсы лауреаты булган (Н.Гоголь буенча "Записки сумасшедшего"). 2011 елның маенда режиссер беренче тапкыр Милләтләр театрының профессиональ сәхнәсендә М.Макдонах пьессасы буенча "Сиротливый Запад"ны куйган. 2011 елның сентябрендә И.Б.Зингерның "Шоша" әсәрен сәхнәләштерә,2013 елда Чаллы татар драма театры сәхнәсендә француз драматургы Жеральд Сиблейрасның - "Ветер шумит в тополях" комедиясен.

2014 елның июль аенда Туфан Имаметдинов Казан Яшь тамашачылар театрында Д.Богословский пьессасы буенча «Любовь людей» спектаклен куйган. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.              

news_right_1
news_right_2
news_bot