news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туфан Имаметдинов Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» комедиясен чыгарачак

Туфан Имаметдинов Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» комедиясен чыгарачак

Туфан Имаметдинов Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» комедиясен чыгарачак. Премьера май азагына планлаштырыла.

«Безнең быел дүрт премьера чыкты. 13, 14 апрельдә тагын берәү чыгачак. Май аенда «Җилкәнсезләр» чыга. Шулай итеп биш айда алты премьера», – диде «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы уңаеннан өч көнлек театраль марафонда «Идегәй», «Ашина» һәм «Кара пулат»ны күрсәтәчәкбез. Аннан соң «Җилкәнсезләр» булачак», диде театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

  • Кәрим Тинчурин «Җилкәнсезләр» пьесасын 1925 елда язган. Аны беренче мәртәбә Тинчурин үзе сәхнәләштерә. Соңгы куелышы Камал театры сәхнәсендә 2016-2018 елларда барды.
  • Тукай премиясе гамәлгә куелган 1958 елны «Җилкәнсезләр» спектакле өчен режиссёр Ширияздан Сарымсаков, рәссам Әнәс Тумашев, артистлардан Xәлил Әбҗәлилов, Фатих Кульбарисов һәм Асия Хәйруллина Тукай премиясенә лаек була. Бу әсәрнең дүртенче куелышы.
news_right_1
news_right_2
news_bot