news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туфан Имаметдинов «Җилкәнсезләр» спектаклендә Рокыяны телсез итеп чыгарган

Туфан Имаметдинов «Җилкәнсезләр» спектаклендә Рокыяны телсез итеп чыгарган
Владимир Васильев

Туфан Имаметдинов Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклен чыгарды. Спектакльдәге үзенчәлекләрнең берсе – гел турысын әйтеп йөри торган Рокыяның телсез булуы.

«Рокыя бөтенесе арасында турысын әйтә торган бердәнбер персонаж. Бердәнбер реалист. «Телеңне ломбардка салдыңмы әллә?» дип тә әйтә. Чынбарлыкта без барыбыз да телсезләр бит. Тел ул безнең татар теле генә түгел, гомумән, сөйләшү мөмкинлеге дә. Шуңа да Рокыяны телсез итәргә булдым», - дип аңлатты Туфан Имаметдинов.

Рокыя ролендә театрның яшь артисты Венера Низамова. Аның бөтен репликалары телсезләрнең ишарәләр теленә күчерелгән. Рокыяның репликалары әйләнәнең ике ягындагы дивар экранына язылып барыла.

«Безнең консультантыбыз Ольга Фәләхова иде. Аның белән «Әллүки»не эшләдек. Хәзер дә актрисабыз аның белән бергә эшләде», – диде Туфан Имаметдинов.

Спектакль интерактив форматта эшләнгән. Тамашачы сәхнәдә – сәхнәнең әйләнмәле өлешендә кыршау шикелле ясалган дивар эчендә – «үзгәрешләр боҗрасында» утыра. Артистлар түгәрәк өстәл тирәли уйныйлар.

Спектакльнең рәссамы – Лилия Имаметдинова. Композитор – Ильяс Камал. Нуретдин ролендә – Ирек Хафизов. Батырхан ролендә – Артем Пискунов. Мисбах хаҗи – Зөфәр Харисов. Дилбәр – Әдилә Хәсәнова.

news_right_1
news_right_2
news_bot