news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туфан Имаметдинов 100 ел элек куелган беренче татар операсын сәхнәгә чыгару хыялын әйтте

Туфан Имаметдинов 100 ел элек куелган беренче татар операсын сәхнәгә чыгару хыялын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов 100 ел элек театр бинасында куелган «Сания» беренче татар операсын тагын бер тапкыр күрсәтү хыялы булуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Минем хыялым бар. Татар мәдәнияте өчен бер зур дата бар. 1925 елның июнендә безнең театр бинасында беренче татар «Сания» операсы куелган. Хәзерге вакытта операны тулаем бер җирдә дә ишетеп булмый, әмма аның ноталары бар. Бәлки, без бу операның 100 еллыгына аны башкара алырбыз, чөнки безнең оркестр да бар. Безнең дирижер, композитор Ильяс Камал белән сөйләштек. Ноталарны туплап, башкара алсак иде. Безнең яхшы җырлаучы артистлар бар. Бу – татар халкының беренче операсы, аны истә тотарга кирәк. Аны тагын бер тапкыр сәхнәгә чыгарырга кирәк дип уйлыйм», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot