news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туендыручысын югалту буенча дәүләт пенсиясе кемнәргә билгеләнүе турында сөйләделәр

Туендыручысын югалту буенча дәүләт пенсиясе кемнәргә билгеләнүе турында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Дәүләт пенсиясе һәлак булган яки үлгән хәрбиләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләр аркасында зыян күргән гражданнарның, очучы-космонавтларның эшкә яраксыз гаилә әгъзаларына билгеләнә. Татарстанлыларның кайсысы әлеге ярдәм чарасын алырга хокуклы булуы турында – «Татар-информ» материалында.

Туендыручысын югалту буенча дәүләт пенсиясен түбәндәге категориядәге гаилә әгъзалары алырга мөмкин:

- Хәрби хезмәткә чакырылу буенча солдат, матрос, сержант һәм старшина сыйфатында хезмәт иткән, запаска чыгарылганнан соң өч ай эчендә яки хезмәт вакытында яралану, контузия яки авыру нәтиҗәсендә һәлак булган яки вафат булган хәрби хезмәткәрләр.

- Нурланыш авыруыннан зыян күрүчеләр, шулай ук Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу сәбәпле яки башка радиация яки техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot