news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туендыручысын югалтучыларга пенсия билгеләүнең яңа кагыйдәләре кертелә

Яңа кагыйдә 80 яшькә җиткән кешеләргә кагыла.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Быелдан башлап туендыручысын югалтучыларга иминият пенсиясен картлык буенча иминият пенсиясе итеп үзгәртү өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәк түгел.

Яңа кагыйдә 80 яшькә җиткән гражданнарга кагыла, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Хакасия бүлеге матбугат хезмәте.

Фонд ай саен мондый кешеләрнең исемлеген әзерли. Һәр очрак аерым карала, әгәр үзгәреш пенсия суммасын арттырырга ярдәм итсә, белгечләр гражданны түләүнең башка төренә үзләре күчерә. Элегрәк моны кеше үзе гариза язса гына эшләп була иде.

Исегезгә төшерәбез, бу айда Россия пенсионерлары 5,9 проценттан 8,6 процентка кадәр кабаттан индексацияләнгән пенсия алды. Мондый түләүләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләүне Россия Президенты Владимир Путин йөкләде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot