news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылгы Тауда мәчетнең 25 еллыгы һәм якшәмбе мәктәбе ачылу билгеләп үтелде

Хәзер биредә ут, су кергән, төзекләндерү эшләре башкарылган, бер мәсьәлә калып бара – газлаштыру.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Үткән шимбә – 1 октябрьдә Тубылгы Тауда икеләтә бәйрәм булды – җирле “Байтуллах“ мәчетенең 25 еллыгын һәм мәчет каршында яңа якшәмбе мәктәбе ачылуны билгеләп үттеләр. Бу хакта "Яңа Чишмә хәбәрләре" яза.

Бәйрәмгә кунаклар һәм төзелеш химаячеләре чакырулы иде. Мәктәп ачылу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.

Нәкъ менә 25 ел элек авылда мәчет ачыла. Авыл халкыннан җыелган акчага бура сатып алалар, ә аны төзү, җиһазлау һәм төзекләндерү эшләрендә “Советская Татария“ газетасы исемендәге колхоз рәисе хәзер мәрхүм Дилшат Әшрапов ярдәм итә. Чирек гасыр узганнан соң аның улы, район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт әтисе башлаган эшне дәвам итеп, мәчет каршында якшәмбе мәктәбе ача.

Әлеге мәктәпне төзү эше җирле аксакаллар - Тәлгат Гәрәев, Хәниф Зарипов, Гарәфетдин Кадыйров һ.б. инициативасы буенча башлана. Алар Зирекле мәчете каршында эшләп килүче мәктәпне күреп кайталар һәм авыл халкы белән киңәшләшеп, эшкә керешәләр. Төзелеш эшләре 600 мең сумга төшә. Әлеге изге эшкә күпләр булышлык күрсәтә. Алар арасында шушы авыл кешеләре: Гарифулла Исхаков һәм аның балалары, Фәнис Батдалов, Рәис Вәлиев, Малик Әхмәтов, “Сөт иле“ ҖЧҖ генераль директоры Минсәгыйрь Нуртдинов, КФХ башлыгы Марат Садыйков, Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ришат Билалов, Михаил Демидов, КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова, Александр Скоков, авыл һәм район кешеләре дә бар. “Алексеевскдорстрой“ ААҖ һәм “Мостовик“ ҖЧҖ канализация үткәрү эшләре белән ярдәм итсә, “Сөт иле“ “Яңа Чишмә“ филиалы акчалата ярдәм иткән, авыл халкы шимбә өмәләрендә актив катнашып, акчалата да ярдәм күрсәткән.

Хәзер биредә ут, су кергән, төзекләндерү эшләре башкарылган, бер мәсьәлә калып бара – газлаштыру. Тубылгытаулылар район һәм иганәчеләр ярдәме белән бу мәсьәлә дә хәл ителер дип өметләнәләр.

Якшәмбе мәктәбендә озакка сузмый балаларга гарәп телен һәм Ислам нигезләрен өйрәтергә ниятлиләр, ифтар, корбан мәҗлесләре үткәрү дә күздә тотыла. Балаларны укытырга кеше бар, ул Чаллы мәдрәсәсендә укып кайткан шушы авыл кешесе Раил Фагизов, аның әнисе дә Чаллыда укуын тәмамлый, Илгиз хәзрәт тә хатыны белән укыта алалар.

Район башлыгы Вячеслав Козлов тубылгытаулыларны икеләтә бәйрәм белән котлап, “ Мондый вакыйгаларга сезнең белән бергә мин дә шатланам“, диде, Дилшат Әшраповны яхшы сүзләр белән искә алды, төзелеш эшләрендәге барлык химаячеләргә рәхмәт белдерде, җирле мәчет ихтыяҗлары өчен 15 мең сумга сертификат һәм җирле аксакаллар Хәниф Зарипов белән Гарәфетдин Кадыйровка Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мөхтәсибәт исеменнән Тәлгат Гәрәевка Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды.

Бәйрәм кунаклары – Татарстан мөфтие киңәшчесе Айрат Әюпов, “Сөт иле“ ҖЧҖ гендиректоры Минсәгыйрь Нуртдинов, җирле АҖ башлыгы Фәнил Исмәгыйловлар тарафыннан җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

Тантаналы шартларда кызыл тасманы кискәннән соң, якшәмбе мәктәбенең яңа бинасында Раил Фагизов беренче азанны яңгыратты, Айрат хәзрәт Әюпов вәгазь укыды һәм корбан ашы – мәҗлес үткәрелде. Бу көнне монда шулай ук райондагы барлык мәчетләрнең имамнарын һәм җирле халыкны сыйладылар. Корбан итен “Сөт иле“ “Яңа Чишмә“ ҖЧҖ филиалы директоры Наил Сабиров, “Архангельское“ КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова һәм Горшковада яшәүче Нәсыйх Тимербулатов һәм Рауф Мәхмүтовлар биргән, район үзәгеннән Резидә Билалова бушлай камыр ризыклары пешергән, калган ризыкларны мәчет һәм авыл халкы акчаларына сатып алганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100