Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тубылдагы ветеран укытучы Заһидә Бекенинаның «Минем тормышым» шигырьләр җыентыгы чыккан

Төмән өлкәсендә чыгучы «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаева Заһидә Бекенинаның яңа шигырьләр җыентыгы чыгу турында хәбәр итә.
«Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Заһидә Бекенинаның «Минем тормышым» дип аталган китабы дөнья күрде. Китап «Полиграфист» типографиясендә басылып чыкты.
Шигырьләр җыентыгында автор хатирәләре белән уртаклаша. Монда аның тормыш юлына, әтисез үскән балачагына, Бөек Ватан сугышы елларында кичергән сынаулы елларга багышланган шигырьләре урын алган. Автор укучыларын китапның кереш сүзендә һәм шигырьләрендә үзе белән таныштыра, авыр елларны узган балачагы, мәктәптә укыган, аннары укытучы булып эшләгән еллар, әти-әнисе турында яза. Аның иҗатында гаилә темасына, уллары, кызы, оныкларына багышланган шигырьләр дә бар.
Заһидә Бекенина истәлекләре белән уртаклашып, шигъри юлларында укучыларын үткәннәрне онытмаска, сынауларга бирешми яшәргә өйрәтә. Саз артында урнашкан Лаемтамак авылына, эшләгән мәктәбенә, укытучыларына, укучыларына, туган ягына, Усть-Ишим, Тевриз мәктәбе укытучыларына багышланган шигъри юллары укытучы һөнәренә хөрмәт тәрбияли.
Тормыш һәм хезмәт сукмагына багышланган, күңел түрендә саклаган кадерле кешеләре турында язылган китап үз укучыларын да тапкан. Автор яңа китабын Тубыл районы китапханәсенә тапшырды. Заһидә Алим кызының иҗаты белән танышырга теләүчеләр район китапханәсенә мөрәҗәгать итә алалар.
Заһидә апаны Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм июнь аенда тормыш иптәше Сөнгатулла абый Бекенин белән бергә яшәүләренә 65 ел тулу уңаеннан чыккан китабы белән котлыйбыз», – диелә язмада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз