news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылдагы өлкә Сабан туе 20 меңнән артык кунакны җыйды

Тубылдагы өлкә Сабан туе  20 меңнән артык кунакны җыйды
Фото: "Яңарыш" газетасы телеграм-каналы

Тубыл шәһәрендә өлкә Сабан туе узды. Анда 20 меңнән артык кунак җыелды. Бу хакта «Яңарыш» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Халык бәйрәме Базар мәйданында узды. Төбәк муниципалитетлары тәкъдим иткән ун татар хуҗалыгы, шулай ук фольклор ансамбльләре чыгышлары һәм спорт ярышлары бик күп тамашачыларны җәлеп итте. «Россиягә хезмәт итәм» хәрби-патриотик күргәзмәсе аеруча кызыксыну уятты.

Сабан туе – 2025 төбәктәге Геройлар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Кунаклар себер татарларының традицион ризыгы – бавырсак әзерләү буенча мастер-класста катнашты.

Концерт программасына төбәкнең төрле мәдәниятләрен – татарлар, руслар, белоруслар, үзбәкләр, себер якларында яшәүче халыкларны тәкъдим иткән 60 тан артык артист чыгышы кертелгән иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot