news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылда «Зәнкиев укулары» була

5-6 апрельдә Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә «Хәзерге заман белем бирү киңлегендә фән һәм практика интеграциясе: традицияләр һәм инновацияләр» темасына багышланган «Зәнкиев укулары» VIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе була. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Конференциягә галим, аспирант, студент, педагог, язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла. Чара полиэтник төбәктә милли мәгарифне саклау һәм үстерү, яңа педагогик методикаларны, технологияләрне үстерүгә ярдәм итү һәм аларны заманча мәгариф системасына кертү, инновацион идеяләрне тарату максатыннан үткәрелә.

Тезислар 15 мартка кадәр кабул ителә.

Конференция 5 апрельдә Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәре, Знаменский урамы, 58в йорты адресы буенча 215 аудиториядә уза. Конференцияне онлайн-форматта үткәрү мөмкинлеге дә бар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100