news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда яшәп иҗат итүче Земфира Шәрипова «Себер хәзинәсе» китабын тәкъдим итте

Тубылда яшәп иҗат итүче Земфира Шәрипова «Себер хәзинәсе» китабын тәкъдим итте
Фото: yanarish72.ru

(Казан, «Татар-информ», «Яңарыш», Рәүфә Кангазина) Бу көннәрдә Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче музыкант, этнограф, экскурсовод, иҗтимагый хәрәкәт активисты Земфира Шәрипова үзенең яңа гына дөнья күргән «Себер кәсинә» (Себер хәзинәсе) дип аталган китабын тәкъдим итте. Себер татарларының мәдәниятен өйрәнү буенча башкарган 17 еллык эш нәтиҗәсе булган бу китап 300 данә белән Төмән нәшрият йортында бастырылган.

321 биттән торган китапта автор себер татарларының рухи һәм матди мәдәниятләрен аерым өлешләргә бүлеп тикшергән. Мәсәлән, рухи мәдәнияте 4 өлештән тора: алар - Фольклор; Халык белеме; Традицион дөньяга караш; Туй йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләр. Ә матди мәдәният өлешендә себер татарларының көнкүреше, милли киемнәре, ризыклары турында сүз алып барыла. Шулай ук китапта бүгенге көнгә хәтле сакланган борынгы фотографияләр, шәех-миссионерлар һәм хөрмәтле кешеләр каберлеге - Астаналар исемлеге бирелгән.

Китаптагы бай материал себер татар һәм рус теленә тәрҗемә ителеп бастырылган. Китапны бастыруда филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллинның өлеше зур була. Ул баш мөхәррир вазифасын башкара.

«Себер кәсинә»се халкыбызның байлыгы югалмасын өчен эшләнде. Һичшиксез, китап һәркемгә кызыклы булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, халыкның фольклоры аның туган телендә язылырга, башкарылырга тиеш. Бу бурычны Земфира Шәрипова лаеклы үтәде», - дип сөйләде ул.

Китапның эчтәлеге белән таныштырып Земфира Таштимир кызы: «Безнең мәдәнияттә канатлы атлар, кәрләләр (карлик) һәм великаннар, урман ияләре турында мистика, гаҗәеп риваятьләр күп. Корбанга чалынырга тиешле сарыклар һәм үгезләр мөселманнарга үзләре килгәннәр яки күктән төшкәннәр. Зур казан Иртеш елгасы буйлап йөзеп килгән. Аюның баш сөяге торак пунктларны аю килүеннән, ә хайван элементлары һәм артыш таягы йортны явыз көчләрдән саклый. Бөтенләй уникаль кешеләр - Имаметдин ишан, Хикмәтулла мулла, Хәмидулла сигерце (сихерче) риваятьләр каһарманнары булдылар. Шәехләр һәм Изгеләр - әүлияләр турында риваятьләр халык хәтерендә сакланган, алар күлне су өстеннән атлап кичкәннәр, һавадан металл костюмнар ярдәмендә дә йөргәннәр! Китапта беренче мәртәбә себер татарларының халык уеннары, шул исәптән сөяк уены (ашык уйын) тасвирлана. Хәтта әлеге уеннар буенча видео кулланма тәкъдим ителгән.

Китап бик кыйммәтле, чөнки мәгълүматның күп өлеше әби-бабайлар сөйләгәннән язып алынган. Информантларның күбесе инде вафатлар, ә алар сөйләп калдырган зирәклек, авыз иҗаты «Себер кәсинә»се битләрендә мәңгегә сурәтләнде. Жилетлы күлмәк, төсле яулык, күн итек (атыу) кигән әбиләребез буыны, түбәтәй, сарык тиресеннән тегелгән тун кигән бабаларыбыз буыны, шулай ук майда пешергән ризыклар исе, тәбәнәк түгәрәк өстәл артында утырып хуш исле чәйләр эчү - болар барысы да үткәндә кала. Әмма «Себер кәсинә»се ярдәмендә болар барысы да җанлана. Һәм аларны мин өлешчә булса да кире кайтыр яки хәзерге вакытта хупланыр дип өметләнәм», - дип ассызыклады.

Китап барлык яшь төркемнәре укучыларына, Көнбатыш Себернең төп халкы - себер татарлары мәдәнияте һәм теле белән кызыксынучыларга адресланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot