news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылда татарларга кагылышлы тарихи китап тәкъдим ителде

Тубылда татарларга кагылышлы тарихи китап тәкъдим ителде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Яңа фәнни, тарихи китап презентациясе Тубыл шәһәре Себер белән идарә итү тарихи музеендагы Наместник сараенда үтте. «Морза Колмәмәтовлар. 1нче китап. Хакимият һәм куәт. (XVII-XVIII гасырлар)» дип исемләнгән яңа китапның авторы – Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Тубыл комплекслы фәнни станциясенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских. Авторны котларга хакимият вәкилләре, 100 артык кунак, якташлары, коллегалары килгән иде, дип хәбәр иткән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә Римма Умитбаева.

Чарада өлкә милләтләр комитетының милли-мәдәни берләшмәләр эшләре бүлеге башлыгы Вилдан Якупов, өлкә милли мәдәни автономия рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Данияр Әхмәтов, Тубыл шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Станислав Козлов авторны котлап китапның мөһимлеге, кирәклеге турында әйттеләр.

Чарада Себер тарихында әһәмиятле эз калдырган атаклы Колмәтьевлар нәселенең күпсанлы вәкилләре, галимнәр, Россиянең азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсе идарәсе рәисе, Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имам-хатыйбы Ибраһим Сухов, Сабанак мәчете хәзрәте Шәриф хәзрәт Бохартдинов, ветеран укытучылар, массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр, тарих белән кызыксынучылар, туган якны өйрәнүчеләр, Сабанак авылыннан милләттәшләребез катнашты.

«Китап 120 данә тираж белән чыкты. Тарихи һәм архив документларга таянып язылган, Себернең танылган һәм абруйлы ыругы булган татар морзалар Колмәмәтьевлар турында беренче фәнни хезмәтләрем 1998 елда чыккан иде. Себердә Ислам дине традицияләрен саклауда Колмәмәтьевларның роле, шулай ук аларның Россия дәүләтенә хезмәт итүдәге эшчәнлекләрен күрсәткәне турындагы яңа китап күпьеллык тикшеренүләргә, фәнни чыганакларга, документларга, туганнарның хатирәләренә нигезләнгән, Тубылның тагын бер бай тарихи битен ачкан зур фәнни хезмәт», – диде үзенең фәнни, иҗади хезмәте турында Зәйтүнә Тычинских.

Ул китапның рецензентлары – танылган галимнәр – тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайловка (Казан), Фаил Сафинга (Уфа), тарих фәннәре кандидаты Светлана Моратовага (Тубыл), китапның редакторы-тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка (Казан), китапны бастыруда матди ярдәм күрсәткән Татар дворяннар җыелышының Төмән бүлегенә, Данияр Әхмәтовка рәхмәт белдерә.

Презентация барышында чыгыш ясаучыларга автор Зәйтүнә Тычинских һәм Данияр Әхмәтов бүләккә яңа китапны тапшырдылар.

Туган ягы, якташлары турында күп мәгълүматны җыеп, туплап китап чыгару зур хезмәт. Бу басманың әле дәвамы да булыр. Изге эшләр башкаручы китап авторы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Әбдрәшит кызы Тычинскихка рәхмәтләребезне юллап, киләчәктә дә фәнни эшендә яңа уңышлар телибез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100