news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылда татарлар "Искер җыены"на җыелган

Фестивальдә катнашучылар өчен Себер ханлыгының борынгы башкаласы Искер шәһәренә экскурсия оештырганнар.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). 19-20 майда Тубыл шәһәрендә Себер татарлары һәм Евразия киңлегенең төп халыклары тарихи-мәдәни мирасының II фестиваль-конкурсы "Искер җыены" узды. Бу турыда Омск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итте.

Җыенда Төмән, Омск, Курган, Новосибирск, Кемерово өлкәләре, Татарстан һәм Тыва Республикалары, Луганск халык республикасы, Екатеринбург шәһәре, Ямал-Ненец автономияле округ, Алтай крае, Бурятия вәкилләре җыелган. Форум эшендә Омск өлкәсе татар автономиясе делегация составына кергән Уленкуль талантлары да катнашкан.

Фестиваль кысаларында "Себер татарлары һәм Евразия киңлегенең төп халыклары тарихи-мәдәни мирасы: чыганаклар һәм бүгенгесе” темасына фәнни-гамәли конференция узган. Түгәрәк өстәл вакытында аз санлы халыкларны саклау һәм үстерү проблемалары турында фикер алышканнар.

Чарада җырчылар, нәфис сүз һәм декоратив-гамәли иҗат конкурслары булган.

Җыенда катнашучылар өчен Тубыл буйлап һәм Себер ханлыгының борынгы башкаласы Искер шәһәренә экскурсия оештырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100