news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылда татар мәдәнияте үзәгендә «Рәхим ит, Яңа ел» бәйрәм кичәсе булды

Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәни үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесендә «Рәхим ит, Яңа ел» дигән бәйрәм кичәсе булды. Бу хакта Себер-татар мәдәни үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

«Кунаклар чәй табыны янында узып баручы елга нәтиҗә ясады, хатирәләре белән уртаклашты, яраткан җырларын башкарды, шигырьләр укыды һәм биеде. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Кичәгә килгән һәркем ел буена җитәрлек хис-кичерешләр алды, проблемалар турында онытып торды һәм рәхәтләнеп ял итте», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100