news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда себер-татар шагыйрәсе Галия Абдуллина белән очрашу булды

Тубылда себер-татар шагыйрәсе Галия Абдуллина белән очрашу булды
Фото: tatar-congress.org

Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәни үзәгендә себер-татар шагыйрәсе Галия Абдуллина белән очрашу булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Галия Абдуллина себер табигатен, татар мәдәнияте тирәнлеген һәм мәхәббәт, гаилә темасын чагылдырган, дөньяда үз урыныңны табуга багышланган шигырьләрен укыды. Автор иҗат юлында булган тарихларын, илһам чыганакларын сөйләде һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot