news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда Себер-татар мәдәнияте үзәгендә «Яшьләр тукталышы» кичәсе булды

Россия студентлары көнендә, Себер-татар мәдәнияте үзәгендә «Яшьләр тукталышы» күңел ачу программасы узды. Бу турыда Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәгенең Вконтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Программаның көтелмәгән кунагы нейрочелтәр булды. Төмән дәүләт университетының филиалы Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институты студентлары биремнәрне үтәде һәм нейрочелтәр төзегән квиз сорауларына җавап бирде.

Программа ахырында студентлар уку вакытында биремнәрне үтәү өчен нейрочелтәрләрне кулланудан баш тартырга кирәк дигән нәтиҗә ясады, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot