news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда Себер-татар мәдәнияте үзәгендә Дмитрий Менделеевка багышланган очрашу булды

Күренекле галим Дмитрий Менделеевка багышланган чаралар кысаларында Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәге белгече «Тубыл йөзләрдә: Дмитрий Иванович Менделеев» танып белү сәгате үткәрде. Бу хакта Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәге ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Чара берьюлы өч юбилей датасына — Россия Фәннәр академиясенә нигез салынуга 300 ел, Дмитрий Менделеевның тууына 190 ел һәм химик элементларның переодик системасын ачуга 155 ел тулуга багышланган.

Чара кунаклары Россиядә фәнни белемнәрнең формалашу тарихы белән танышты, күренекле галим, химик Д.И. Менделеев тормышы турында күп кызыклы фактлар белделәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot