Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тубылда «Могҗиза базары» узды
Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Могҗиза базары»нда халык күңел ачты» дигән язмасы чыкты.
«Себер татар мәдәният үзәгенең сәнгать осталары Тубылның базар мәйданында бәйрәм концертын тамашачыларга тәкъдим итте.
Берәүләр өчен монда мәдәниятебез, тарихыбыз белән танышу мөмкинлеге булса, башкалар үз эшләрен күргәзмәләрдә күрсәттеләр. Милли киемнәр, бизәнү әйберләрен сатып алырга да мөмкинлек булды. Ә «Могҗиза базар»ы сәхнәсеннән Нурхәят Шаһбанова, Хәсән Хучашев, Зөфәр Корманов, Курбаной Тагаева, Лола Гулаева, Зөһрә Тимергалиева, Зөфәр Янгулов, Дилия Ишимцева, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, Октябрист Мәчитов, «Ясмин», «Ян гөл» төркемнәре, Эмиль Хәбибуллин һ.б чыгышлар яңгырады.
Артистлар бәйрәм тамашачыларын җырлары, биюләре белән сөендерделәр. Базар мәйданында тамашачылар милли хуҗалыклар, гастрономия сәүдәсе, һөнәрчелек ярминкәсе, декоратив сәнгать күргәзмәсен кызыксынып карадылар. Китаплар күргәзмәсендә яңа китаплар белән таныштыру чарасы да оештырылды. Петр Ершовның китапларын карап, сатып алырга да теләүчеләр булды.
Быел да себер татарлары милли-мәдәни автономиясе, үзбәк милләте вәкилләре милли ризыклар һәм милли костюмнар күргәзмәсен тамашачылар игътибарына тәкъдим итте. Монда бәйрәм кунакларына үз милләтләренең мәдәнияте, милли ризыклары турында сөйләделәр.
Спорт ярышлары мәйданчыгында спорт яратучы төрле яшьтәге тубыллылар һәм башка районнардан да килгән катнашучылар җыелды. «Геройлар елы»на багышланган «Дөньяның иң көчле милләте» бөтендөнья баһадирлар лигасы эгидасы астында көч экстримы буенча II төбәк ачык турниры узды. Ярышларны Төмән өлкәсенең көч экстримы федерациясенең төп оештыручылары, президентлары, Россия һәм дөньякүләм рекордчылар, Бөтендөнья баһадирлар лигасы вәкилләре Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар оештырды. Катнашучылар арасында үз төркемнәрендә беренче урынга Алена Ермишкина лаек булды (Горноправдинск). Икенче төркем егетләр арасында беренче урынга Алан Арангулов чыкты (Тубыл). Өченче төркемдә беренче урынга Анатолий Белов иреште (Төмән).
Төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен күрсәткән «Могҗиза базары» да шәһәр халкының яраткан бәйрәменә әверелеп бара».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз