news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылда «Күңелем җыры» кичәсе була

Тубыл шәһәрендә «Күңелем җыры» дип аталган кичә була. Бу турыда Себер-татар мәдәни үзәге «ВКонтакте» челтәрендә хәбәр итте.

«Тубыл шәһәрендә яшәүчеләрне һәм кунакларны Гаилә елына багышланган «Күңелем җыры» дип аталган кичәгә чакырабыз. Кичәдә катнашучылар - гаилә бәхете серләре белән уртаклашучы иҗади гаиләләр!» диелә бу хәбәрдә.

Тамаша Ершов урамындагы 30 нчы йортта 12 апрельдә 16.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100