news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда «Көзге кич утыру» дигән музыкаль кичә узды

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә «Көзге кич утыру» дигән музыкаль кичә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чара кунаклары чәй эчә-эчә истәлекләре белән уртаклашты, яраткан җырларын җырлады, шигырьләр укыды һәм биеде. Барысы да уңай эмоцияләр алды, проблемалар турында онытып торып, җан белән ял итте. Кунаклар һәммәсе күңелле үткәргән вакыт өчен бик рәхмәтле булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot