news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда комикслар ясар өчен балаларга татар әкиятләрен һәм риваятьләрен өйрәтәләр

Себердә «Этник комикс лабораториясе» иҗади берләшмәсенә балалар җыю турында игълан ителде. Иҗади лабораториягә 9 яшьтән 16 яшькәчә балалар кабул ителә. Бу хакта Тубыл себер-татар үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Лабораториядә Себер татарлары әкиятләрен һәм риваятьләрен өйрәнү, комикс ясау өчен текстны эшкәртү, персонажлар тудыру, предметларның формасын һәм аларның пространствода торышын өйрәнү өчен натурадан (скетчинг) рәсемнәр һәм тарихи-мәдәни мирас, музей экспонатлары үрнәкләре күчермәсен ясау каралган.

Шулай ук кәгазь битендә персонажларның гармонияле урнашуы өчен композиция алымнары, композициядә статика һәм динамика мәсьәләләрен, ритм, пропорция төшенчәсен һәм башка бик күп нәрсәләрне өйрәнергә тәкъдим ителәчәк.

«Нәкъ менә Сезнең эшләрегез открыткалар, сувенирлар һәм китаплар бизәү өчен нигез булырга мөмкин», - диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot