news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылда Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан ачык лекция узды

Тубылда Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан ачык лекция узды
Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

Төмән өлкәсе Тубыл шәһәрендә күренекле татар галиме, мәгърифәтче, этнограф Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан ачык лекция узды. Лекциядә Д.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының филология-тарих юнәлешендә укучы студентлар, институт мөгаллимнәре катнашты.

Дәресне Каюм Насыйри үзәгенең Тобольск шәһәрендәге методисты, филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина уздырды. Ул студентларга Каюм Насыйриның фәнни һәм укыту-методик эшчәнлеге, аның төрле өлкәләргә караган хезмәтләре, татар халкы тарихында тоткан урыны турында сөйләде.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

Лекция темасы Каюм Насыйриның лексикология, этнография, лингвистика, методика, тарих, балалар әдәбияты һәм башка өлкәләрдәге хезмәтләренә нигезләнгән иде. Тыңлаучыларны рус телен укыту методикасы белән бәйле мәсьәләләр кызыксындырды. Гүзәл Фәйзуллина Каюм Насыйри тәкъдим иткән телләрне чагыштырма принцип ярдәмендә өйрәнү алымы бүген дә мәктәп практикасында актив кулланылуын искәртте. Студентлар бөек мәгърифәтченең фәнни-методик эшләренең хәзерге педагогикада актуальлеген билгеләп үттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100