news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда «И туган тел, и матур тел» төбәк конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр

Тубылда «И туган тел, и матур тел» төбәк конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр
Фото: Себер-татар мәдәнияте үзәгенең Вконтакте социаль челтәрендәге битеннән

Тубыл шәһәрендәге Себер-татар мәдәнияте үзәгендә истәлекле вакыйга — Халыкара туган тел көненә багышланган «И туган тел, и матур тел» XXXIII төбәк укучылар ачык конкурсы булды. Бу хакта Себер-татар мәдәнияте үзәге Вконтакте социаль челтәрендәге битендә хәбәр итте.

Конкурс сәхнәдә беренче адымнарын ясаган сабыйлардан алып тәҗрибәле сүз осталарына кадәр төрле яшьтәге нәфис сүз сөючеләрне берләштерде. Һәр катнашучы үз чыгышы аша туган телебезне саклау һәм яратуның мөһимлеген искә төшерде.

Компетентлы жюри катнашучыларның осталыгын, дикциясен һәм эмоциональлеген бәяләде. Конкурста катнашучыларның һәркайсы татлы бүләк алды, ә лауреатлар – акчалата сертификатлар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot