news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылда «И туган тел, и матур тел» шигырен укучылар бәйгесе башланды

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә «И туган тел, и матур тел» шигырен укучылар арасында ХХIХ ачык конкурс игълан ителде. Ул 1992 елның ноябрендә ЮНЕСКОның Генераль конференциясе игълан иткән Халыкара туган тел көненә багышланды. Тубыл шәһәрендә конкурс 1992 елдан бирле уздырыла.

Конкурска гаризалар 11 гыйнвардан 15 февральгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

18 февральдә конкурс программасы үткәрелә һәм йомгак ясала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100