Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тубылда Гөлфизәр Габдрахманова исемендәге шигырь укучылар бәйгесенә йомгак ясалган
Бу көннәрдә Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәният үзәгендә шагыйрә Гөлфизәр Габдрахманова исемендәге шигырь укучылар конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Конкурста төрле яшьтәге 30 кеше катнашкан. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналы хәбәр итә.
Җиңүчеләрне диплом белән тәбрикләп, барлык катнашучыларга сертификатлар һәм татлы бүләкләр тапшырылган.
«Конкурс талантлы якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү, татар шагыйрьләре һәм прозаиклары иҗатын популярлаштыру, татар телен саклау, шигърияткә, мәдәни мираска тарту чарасы булып тора. Безгә талантлы якташларыбызны истә тотарга һәм хөрмәт итәргә кирәк», - ди Тубыл шәһәре Себер татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәйтүнә Тычинских конкурсның әһәмиятен билгеләп.
Гөлфизәр Габдрахманова тумышы белән Омск өлкөсеннән булса да, аның ялкынлы иҗат еллары Тубыл шәһәрендә узган. Тубыл халкы шуңа күрә аны үз якташы кебек якын күрә, җылылык белән искә ала. Туган ягына, татар тарихына, якыннарына һәм Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт белдереп, укучылар күңеленә җылы өргән, татар телендә язылган ихлас шигырьләре "Себер ягым", "Нәни дусларга", "Изге Сүзге", "Аркаим-таулар" шигырь китапларында урын алган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз