news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда Габдулла Тукайга багышланган чаралар дәвам итә

Мәктәп укучылары Тукай әсәрләрен сәхнәләштерә, яттан сөйли.

Тубылда Габдулла Тукайга багышланган чаралар дәвам итә
tatar-congress.org

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә халкыбызның сөекле шагыйре Г.Тукайга багышланган очрашу үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарада шәһәрнең төрле мәктәпләреннән “Нур” әдәби–иҗат түгәрәгенә йөрүче балалар катнаштылар. Алар Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Алып баручы Рузалия Курманалиева тамашачылар белән әңгәмә оештырды.

Залда утыручы 15нче этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары Г.Тукайның иҗатын яхшы белгәннәрен күрсәттеләр. Төрле яшьтәге балалар яратып “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле” әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.

Чараның хөрмәтле кунагы Төмән өлкәсе себер татар язучылар оешмасы әгъзасы, педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков халкыбызның рухи сулышын шигъри юлларга салган, кыска гына гомер юлында иҗат иткән шигырьләрен бай мирас итеп калдырган Габдулла Тукайның балачагы, шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре турында җентекләп сөйләде.

Шагыйрьгә хөрмәт тәрбияләү, аны олылау максаты белән үткәрелгән очрашу тамашачылар, үзешчән артистлар башкаруында татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Чараны оештыручы — үзәкнең режиссеры Ләйсән Ниязова килүчеләргә, катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot