news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда Габдулла Тукай туган көненә багышланган бәйрәм булды

Тубылда Габдулла Тукай туган көненә багышланган бәйрәм булды
Фото: https://tatar-congress.org

Төмән өлкәсе Тубыл шәһәренең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, Иҗтимагый палата әгъзасы, җитәкче Айсылу Юнысова «Речесветик» төркеме белән балалар бакчасында чара үткәрде. Ул татар язучысы, шагыйре, Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада шулай ук «14нче урта гомуми белем мәктәбе» директоры Светлана Айсина, өлкән тәрбияче Вера Прохорова, оештыручылар Айгөл Мирзаянова, Асия Маняпова, педагог-психолог Надежда Куприна катнашты.

Балалар рәсемнәр ясады, шигырьләр укыды, Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны татар һәм рус телләрендә башкардылар. Ахырда барлык балаларга да татлы бүләкләр өләштеләр. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.

«Бу чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән өчен Эдуард Юнысовка, шулай ук оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot