news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда фидакарь милләттәшебезнең өе янды

Халкыбызның фидакарь кызы Мәдинә Уразметова зур фаҗига кичергән – аның агачтан корылган бик матур йорты янып көлгә әверелгән

(Төмән, 28 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмәнгә Тубыл шәһәреннән шушы көннәрдә күңелсез хәбәр килеп җитте - халкыбызның фидакарь кызы Мәдинә Уразметова зур фаҗига кичергән – аның агачтан корылган бик матур йорты янып көлгә әверелгән. Зур, гаҗәеп матур кунакчыл йорт иде ул!
Янгыз төн уртасында чыккан, Мәдинә ханым һәм аның улының кызы, әтисез, әнисез калып үзенең карамагында калган сөекле оныгы – Новосибирски университетының студенты Мәдинәсе ярты яшьлек улы Артурын күкрәгенә кысып кочаклап, йокы киемендә генә утка чолганган йорттан көчкә чыгып өлгергәннәр.
Шул хәвефле минутларда ваемсыз татлы йокыда изрәп яткан нәниен күтәреп алып, аны исән-сау ут эченнән алып чыгып өлгерү турында гына уйлый алган яшь ана, аягына да киеп өлгермәгән, яланаяк чабып чыгып, аякларын өшеткән ( төннәр бик салкын торды ул көннәрдә), ул хәзер больницада ята, 2 нче дәрәҗәле туңу кичергән аяклары ике елдан соң гына төзәләчәк, дигәннәр табиблар.
Икесенең дә барлык киемнәре, йорт әйберләре белән бергә Мәдинәнең үзенең документлары да янып юкка чыккан. Йортны ремонт ясап кына торгызырлык түгел.
Мәдинә Уразметованың исеме Тубыл шәһәрендә генә түгел, бөтен өлкә татарларына таныш. Ул Тубыл районында туып-үскән, 15 нче мәктәптә урта белем алып, Тубыл педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган, мәгариф системасындагы намуслы хезмәте өчен РСФСРның һәм Россиянең “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек булды. Илдә демократия җилләре исә башлаган еллардан башлап милли үсешкә барлык көчен, табигать мул итеп биргән якты талантын багышлаган күркәм шәхес ул.
Илдә үзгәртеп кору чорының беренче елларында ул Тубыл педагогия училищесында татар төркеме ачуга иреште, аннан Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәнияте үзәгенә эшкә чакырылып, директор урынбасары вазифаларын үтәде, Сабантуйлар, тематик һәм ял кичәләре заманында ул иҗат иткән кызыклы сценарийлар буенча үткәрелеп килде. Мәдәният үзәге каршында ул оештырып җитәкчелек иткән татар драма театры коллективы әзерләп күрсәткән спектакльләр Себердә татар мәдәнияте үсешенә зур рухи-мәдәни байлык булып кереп калды. Ул өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Тубыл шәһәрендәге вәкиле.
Мәдинә Уразметова төзеп дөньяга чыгарган “Себер татарлары туйлары” китабы якташларыбызга бүгенге туйларны борынгыдан сакланып килгән йола бизәкләренә төреп, милли рухта тирән мәгънәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Мәдинәнең милләтебезгә күрсәткән олы хезмәтенә аерым мисаллар гына бу.
Җәмәгать эшләренә башы белән чумган якташыбыз өен иминиятләштерергә дә вакыт тапмаган. Алай гына да түгел, пенсиядәге кешенең аңа акчасы да җитмәгәндер.
Тубыл шәһәрендә үз җирендә торак әмәлләп чыгу – аның алдында торган беренче бурыч, яшәп калу өчен төп шарт. Бүгенге заманда пенсиядәге хатын-кыз читтән ярдәмсез башкарып чыга торган эш түгел бу.
Янгынга дучар булган кешеләрне халкыбыз беркайчан да ярдәмсез калдырмаган, бүген дә шулай ул. Мәдинәгә беренчеләрдән булып ярдәмгә тубыллы дуслары килеп җиткән, өлкә татарлары Конгрессы Исполкомы рәисе Ринат Насыйров аңа акчалата ярдәм алып барып тапшырды. “Синтез” мәдәният сараенда Зөфәр Хәйретдинов концертына җыелган тамашачылар Фәрит Хәкимовның мөрәҗәгатенә битараф булып калмадылар, кемнең кесәсендә никадәр акчасы булган – шунда ук дәррәү җыеп тапшырдылар Мәдинә өчен.
“Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлар оешмасы янгын фаҗигасы кичергән Мәдинә Уразметовага ярдәмгә чакырып, “Яңарыш” газетасы аша якташларыбызга мөрәҗәгать юллады һәм башкача ярдәм чараларын күрергә җыена.


news_right_1
news_right_2
news_bot