Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тубылда декоратив-гамәли иҗат бәйгесе эшләре белән таныштылар
Себер татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәр катнашучыны дипломнар белән бүләкләде.
(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Тубыл шәһәре Себер татар мәдәният үзәгендә узган “Илһам” яңа декоратив-гамәли иҗат бәйгесендә 143 катнашучының иҗат эшләре белән тамашачылар һәм жюри әгъзалары танышты. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" сайтында хәбәр ителә.
Декоратив-гамәли сәнгать осталарының, рәсем ясарга яраткан мәктәп укучыларының, балалар бакчаларыннан катнашучыларның иҗатында төрле темалар күрсәтелгән күргәзмәне үзәккә килүче һәр кеше кызыксынып карады.
Бәйгегә нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы бәйрәмчә матур һәм оешкан төстә узды. Себер татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәр катнашучыны дипломнар белән бүләкләде.
Себер татар мәдәният үзәге оештырган һәр бәйге үсеп килүче яшь буында иҗатка мәхәббәт тәрбияли, яшь сәләтләрне ача.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз