news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубылда бишенче тапкыр «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале узды

Тубылда бишенче тапкыр «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале узды
Фото: «Яңарыш» газетасы

Төмән өлкәсендә чыгучы «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Юбилейлы «Себер бавырсагы» дигән язмасы чыкты.

Тубыл районы мәдәният үзәге хезмәткәрләре бишенче юбилейлы гастрономик «Себер бавырсагы» фестивален Иртыш буе бистәсендә урнашкан «Сибиряк» спорт комплексы мәйданында үткәрделәр.

Заманча җырлы-биюле чыгыш белән бәйрәм ачылганнан соң, катнашучыларны, тамашачыларны, бәйрәм кунакларын сәхнәдән милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, Тубыл район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Максим Александров котладылар.

Котлаучылар бәйрәм тамашачыларына күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф теләделәр. «Мондый вакыйгалар күп кунакларны җәлеп итә. Монда бәйрәм кунаклары себер татарларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша. Фестиваль барлык милләт вәкилләрен җыйган чарага әверелде...», - диде Роман Малыгин.

Бәйрәм барган мәйданда төрле районнардан килгән катнашучыларның экспозицияләре урнаштырылган иде. Чатырларда килгән кунакларны җылы каршы алып, милли ризыклар белән сыйлау күренешләре, күңелле, дәртле җырлы-биюле чыгышлар бәйрәм тамашасына ямь өстәде. Фестиваль сәхнәсеннән рус, татар телендә, хитка әверелгән рус җырларын татарчага тәрҗемә итеп башкарылган җырлар яңгырады, милли костюмнарда дәртле татар биюләрен башкардылар.

Фестивальдә катнашучылар махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызны да онытмадылар. Уват районы, Өге авылыннан һәм Тубыл шәһәреннән волонтерлар командасы үз ишегалдында маскировка челтәрләрен үрүне оештырды, кунакларга сугышчыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшләре турында сөйләделәр.

«Без күп маскировка ятьмәләрен үрдек, дроннарга каршы одеяллар тектек. Безнең коллективта бу эшне гореф-гадәтләребезне саклаган, патриотик рухлы волонтерлар башкаралар», - дип уртаклашты Вагай районыннан депутат Мәүгидә Иманова.

Бәйрәмнең төп вакыйгасы – бавырсак әзерләү буенча бәйгедә Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Тубыл, Төмән, Уват, Вагай районнарыннан осталар катнашты. Тамашачылар иң зур бавырсак пешерүчеләрнең уңганлыкларын, осталыкларын сокланып карадылар. «Кунакларны каршы алу», «Тизлеккә пешерү», «Иң зур бавырсак» номинацияләрендә узган бәйгеләрдә җиңү яулаучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Максим Александров бәйрәм сәхнәсеннән жюри әгъзалары: себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка, Тубыл шәһәренең атказанган гражданы, Себер сандугачы Зәкинә Арангуловага, Россия хатын-кызлары берләшмәсе әгъзасы, Тубыл шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага, эшкуар Давид Хачатрянга, «Бәхетле» кафесы директоры Алсу Мөхәмәдьяровага, Тубыл районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Фәизовка, филология фәннәре кандидаты, доцент, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Лилия Фәизовага, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге сәнгать җитәкчесе Зөфәр Кормановка Рәхмәт хатларын тапшырды.

«Кунакларны каршы алу» номинациясендә Вагай районының «Рәхим итегез, себер татарларына» командасы беренче урынга чыкты. Икенче урын Төмән шәһәре себер татарлары автономиясеннән «Якташлар» төркеменә бирелде. Өченче урынга Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе лаек булды.

«Тизлеккә пешерү» номинациясендә беренче урын Тубыл районының Дегтярево авыл җирлегеннән «Авыл кызлары» төркеменә бирелде. Икенче урынга Төмән шәһәре себер татарлары автономиясеннән «Якташлар» төркеме лаек булды. Өченче урынга Тубыл районының Кутарбитка авылы клубыннан «Остабикәләр гаиләсе» чыкты.

«Иң зур бавырсак» номинациясендә беренче урынны Вагай районы себер татарлары автономиясеннән «Рәхим итегез, себер татарларына» командасы алуга иреште. Аларның бавырсаклары 75*35см зурлыкта иде. Икенче урын Надцы авыл клубыннан «Надцы чәчәкләре» командасына, өченче урын Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Гастрономик фестиваль бавырсак пешерү, сыйлану, бәйрәм концерты белән кичкә кадәр дәвам итте. Мәйданчыкларда балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды. Спорт ярышларында теләп катнашучыларның саны күп булды. Бәйрәм кунаклары ат чабышларын, көч ярышларын кызыксынып карады. Программа татар дискотекасы белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot