Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тубылда алтынчы тапкыр «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале узды
18 июльдә Тубыл округының Иртыш буе бистәсендә урнашкан «Сибиряк» спорт комплексы мәйданында «Себер бавырсагы» VI гастрономия фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара меңләгән кунакларны берләштерә һәм Себер татарларының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм милли ашлары белән таныштыра.
Оештыручылар төрле активлыклар әзерләгән – иң зур һәм иң тиз бавырсак пешерү буенча конкурслар, хуҗалыклар ярышы, фермерлар һәм һөнәрчеләр ярминкәсе, бьюти-базар, чәйханә, китап күргәзмәсе. Ә балалар өчен «Балалар Сабан туе» милли уеннары уздырылган, аттракционнар һәм мастер-класслар оештырылган.
Фестиваль кысаларында шулай ук спорт чаралары: кул көрәштерү, гер күтәрү, дартс, аркан тартышу, округ башлыгы кубогына көч экстримы буенча турнирлар, шулай ук утын кисү һәм яру буенча ярышлар узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз