Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тубылда алтынчы тапкыр «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале уза
18 июльдә Тубыл округының Иртыш буе бистәсендә урнашкан «Сибиряк» спорт комплексы мәйданында «Себер бавырсагы» VI гастрономия фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татарк онгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара меңләгән кунакларны берләштерәчәк һәм Себер татарларының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм милли ашлары белән таныштырачак.
«Себер бавырсагы» - кулинар бәйрәм генә түгел, ә бердәмлек символы. Без бергәләп зур эш башкарабыз – ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклыйбыз, шатлык белән уртаклашабыз. Безнең уртак бәйрәмебезгә кушылырга чакырам», – дип сөйләде Тубыл округы башлыгы Андрей Ходосевич.
Программада иң зур һәм иң тиз баурсак конкурслары, татар хуҗалыклары ярышлары, фермер продукциясе һәм осталар эшләнмәләре ярминкәсе, чәйханә, бьюти-базар, китап күргәзмәсе һәм татар телендә гавами укулар, балалар өчен мастер-класслар һәм аттракционнар, спорт ярышлары һәм иҗади чыгышлар каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз