news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубыл татар ансамбльләре сәүдә үзәгенә килүчеләрне татарча биеткән

Сәүдә үзәгендә "Җәйге моңнар" музыкаль сәгате узган.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Кичә, ягъни 29 июль көнне, Тубыл шәһәренең бер сәүдә үзәгендә "Җәйге моңнар" музыкаль сәгате узган. Себер татар мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, анда "Йолдызлар", "Сандугач" балалар ансамбьләре һәм "Тубыл кызлары" ансамбле артистлары чыгыш ясаган. 
 
Чара кысаларында, артистлар татар халык җырларын җырлаган, милли биюләр башкарган. Шулай ук, сәүдә үзәгенә килүчеләр дә аларга кушылып биегән. 
 
"Җәйге моңнар" музыкаль сәгате Айдар Ниязовның баянда уйнавы белән тәмамланган. Кибеткә килүчеләр яшь артистларны алкышларга күмгән. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot