news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубыл шәһәрендә татар халык коллективы хөрмәтенә бәйрәм оештырдылар

Татар халык коллективын котлап, концерт күрсәтелде, бүләкләр тапшырылды.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 21 декабрьдә Тубыл шәһәре Себер татар мәдәният үзәгендә «Яшьлеккә сәяхәт» татар халык коллективы хөрмәтенә бәйрәм оештырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Татар халык коллективын котлап, концерт күрсәтелде, бүләкләр тапшырылды. Кунаклар Тува һәм Төмән өлкәсеннән дә килгән иде. Шулай ук бәйрәм чарасында Төмән шәһәре белән Төмән өлкәсе Себер татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре дә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot