news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубыл шәһәрендә «Себер иле» телетапшыруына 10 ел тулды

Тубыл шәһәрендә «Себер иле» телетапшыруына 10 ел тулды

(Төмән, 5 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Тубыл шәһәренең «Синтез» мәдәният сараенда Себер татарлары мәдәният үзәге кысаларында шәһәр күләмендә татар телендә алып барыла торган «Себер иле» телетапшыруларының 10 еллыгына багышланган юбилей кичәсе зур милли бәйрәм булып үтте.

Юбилейга Тубыл шәһәре хөкүмәте башлыгы Евгений Куйвашев, өлкә татарларының милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчеләре дә килгән иде. Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы юллап җибәргән кунаклардан танылган журналист Гөлназ Шәйхи тубыллыларны Конгресс рәисе Ринат Закиров исеменнән котлап, Евгений Куйвашевка, Себер татарлары мәдәният үзәге директоры Сафиулла Ильясовка һәм «Себер иле» тапшыруларын алып баручы Римма Өметбаевага Конгрессның Мактау грамоталарын тапшырды. Казаннан килгән популяр җырчы Фердинанд Сәлахов тубыллыларга иң матур җырларын бүләк итте.

Себер татарлары мәдәният үзәгенең сәнгать коллективлары һәм җирле сәхнә йолдызлары кичәне җыр-музыка белән бизәде.

Кичәнең төп хуҗасы - «Себер иле» телетапшыруларын оештырып җибәреп, аны беренче көненнән алып баручы Римма Өметбаева булды. Римманың назлы-ягымлы тавышын Тубылда яшәүче милләттәшләребез сагынып көтеп торалар. Ул тубыллылар тормышын, барлык мәдәни чараларны яктыртуга корылган программаларын яңадан-яңа иҗади табышлары белән баетып тора, күңел җылысын биреп башкара бу эшне. Аның хезмәтен залда утырган тамашачылар ялкынлы алкышлары, бүләккә алып килгән чәчәкләре, җылы рәхмәтле сүзләре белән бәяләделәр. Римма Өметбаева туган телебезнең матурлыгын, байлыгын ачып күрсәтә белә торган журналистларыбызның берсе. Ул Татарстанны Журналистлар берлеге әгъзасы. Журналистик хемәтеннән тыш, Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәният үзәге үткәрә торган кичәләрне, концертларны, сабантуйларны алып баручыларның берсе, якташларыбызның ихтирамын һәм җылы мөнәсәбәтен яулаган күркәм шәхес ул - Римма ханым.

Римма Өметбаева Аромаш районының ата-бабалардан мирас булып килеп җиткән рухи-мәдәни байлыкларны саклап яши торган Көсәйкүл авылында туып үскән, туган телгә мәхәббәт хисләре гаиләсендә туган, гомеренә җитәрлек булып мәктәптә ныгыган.

«Себер иле» телетапшыруының 10 еллыгына багышланган бу кичә Тубыл шәһәре Себер татарлар мәдният үзәгенең эшчәнлегендә комплекслы программаның уңышлы гамәлгә ашырылуын тагын бер мәртәбә дәлилләп күрсәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot