news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубыл шәһәрендә «И туган тел, и матур тел» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Шигырь укучылар бәйгесе 1992 елдан бирле уздырыла.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Тубыл шәһәрендә шигырь укучыларның «И туган тел, и матур тел» дип аталган ачык бәйгесенә гаризалар кабул ителә.

ХХIХ шәһәр ачык конкурсы 1992 елның ноябрендә ЮНЕСКОның Генераль конференциясе игълан иткән Халыкара туган тел көненә багышланган. Бу хакта Себер-татар мәдәнияте үзәгенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.

Тубыл шәһәрендә әлеге чара 1992 елдан бирле уздырыла. 2021 елда ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан игълан ителгән иде. 

Гаризалар 11 гыйнвардан 15 февральгә (ул көнне дә кертеп) кадәр кабул ителә.

2022 елның 19 февралендә конкурс программасы узачак һәм Конкурска йомгак ясалачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100