news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубыл шәһәре балалары Татарстанда ял итте

Балалар татар мөхитендә татарча җырлап, биеп, сөйләшеп, уеннарда, квестларда, спорт турнирларында катнашып көннәрен күңелле һәм файдалы үткәргәннәре турында сөйләде.

Тубыл шәһәре балалары Татарстанда ял итте
https://tatar-congress.org/

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Тубыл балалары Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган «Гөлстан» профильле тел сменасында булып кайтты. 23 июльдән 5 августка кадәрле Тубыл шәһәреннән файдалы һәм күңелле ял иткән 9 укучы онытылмаслык хатирәләре, фикерләре белән уртаклашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең «Йолдызлар» вокал ансамблендә җырлаганга күрә, без ял лагеры ачылу һәм ябылу тантанасында җырладык, үзебезнең осталыкларыбызны күрсәттек. Ял итү көннәре бик тыгыз программа буенча үтте. Монда татарча сөйләштек, уеннар, җырлар, биюләр өйрәндек. Мастер-класслар, татар теле дәресләре бик кызыклы, эчтәлекле булды, — дип сөйләде Ләйсән Әпсәләмова.

Балалар татар мөхитендә, халкыбызның мәдәниятенә тулысынча кереп, татарча җырлап, биеп, сөйләшеп, уеннарда, квестларда, спорт турнирларында катнашып көннәрен күңелле һәм файдалы үткәргәннәре турында сөйләде.

«Гөлстан» профильле тел сменасында ял итүче балалар уку елы дәвамында Тубылның себер татар мәдәният үзәгендә «Йолдызлар» вокал ансамбле, «Нур» әдәби-иҗат түгәрәге, «Әминә» декоратив-гамәли иҗаты түгәрәкләрендә шөгыльләнеп шәһәр күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнашалар.

«Себер татар мәдәният үзәге каршында оештырылган түгәрәкләргә йөрүчеләрнең мондый илкүләм танылган профильле лагерындә татар теле буенча белемнәрен күтәрергә, ял итергә мөмкинлекләре булды», — диде Балаларны алып баручы, смена тәмамланганнан соң аларны барып алып кайтучы, аларга Казанны күрсәтүче җитәкчеләре Динара Әпсәләмова.

                

news_right_1
news_right_2
news_bot