news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубыл шәһәрендә татар коллективларының хисап концерты булды

Төмән өлкәсе Тубыл шәһәрендә «Себер-татар мәдәнияте үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе иҗат коллективларының һәм клуб берләшмәләренең хисап концерты булды. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендәге «Себер-татар мәдәнияте үзәге» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Концертта «Йолдызлар» балалар вокаль коллективы, «Себерстан» балалар бию коллективы, «Нур» әдәби-иҗат түгәрәге, «Туфан» театр студиясе, «Хәзинә» фольклор ансамбле катнашты.

Фойеда «Әминә» декоратив-гамәли иҗаты студиясендә шөгыльләнүче осталар ясаган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылган иде.

Хисап концерты Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәнияте үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади үсеш дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирде, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100