news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тубыл шәһәрендә Сабан туе 16 июньдә була
Скопировать ссылку
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә яшәүчеләрне һәм кунакларны татар халкының милли бәрәме Сабан туена чакыралар. Бәйрәм 16 июньдә була. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендә «Себер-татар мәдәнияте үзәге» сәхифәсендә хәбәр ителә.
Бәйрәм пррограммасы:
- 10:00 сәгатьтә – Карл Маркс исемендәге яр буе урамында болында ат чабышы.
- 12:00 сәгатьтә – Бәйрәм күңел ачулары, Казан, Төмән, Тубыл шәһәре артистларыннан концерт номерлары, спорт ярышлары (милли көрәш, кул көрәше, гер күтәрү), «Себер бавырсагы» күргәзмә-конкурсы, «Баганага менү» бәйгесе, ярминкә, Базар мәйданы территориясендә милли ишегаллары.
- 16.00 сәгатьтә – Базар мәйданы территориясендә көч экстримы буенча «Арангул-Батыр» ачык турниры.
- 19:00 сәгатьтә - Базар мәйданы территориясендә «Татар пати» татар яшьләре дискотекасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot