news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубыл шәһәре Себер татарлары мәдәни үзәгендә «Туган як көйләре» дип аталган концерт була

30 майда 15:00 сәгатьтә Тубыл шәһәре Себер татарлары мәдәни үзәгендә «Туган як көйләре» дип аталган бәйрәм концерты узачак. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Тубыл татарлары» төркеме хәбәр итә.

Концерт программасында Россия халыкларының бай мәдәниятен чагылдырган җыр-биюләр тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар татар, рус, әрмән, казах, кыргыз, үзбәк, чуваш, кавказ һәм башка халыкларның милли гореф-гадәтләре һәм иҗаты белән таныша алачак.

Сәхнәдә Себер татарлары мәдәни үзәгенең танылган артистлары гына түгел, махсус чакырылган кунаклар да чыгыш ясар дип көтелә. Бәйрәм чарасында Төмән өлкәсенең төрле почмакларыннан килгән иң яхшы иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Әлеге чара халыклар арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытырга ярдәм итәчәк, ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot