news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәгендә хисап концерты узган

Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәгендә хисап концерты узган
Фото: Тубыл шәһәре Себер татар мәдәнияте үзәге

Төмән өлкәсе Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәгендә татар иҗат коллективларының һәм клуб берләшмәләренең хисап концерты узган. Бу хакта Тубыл шәһәре Себер татар мәдәнияте үзәге хәбәр итә.

Зур хисап концертының кунаклары төбәкнең татар иҗат коллективлары һәм клуб берләшмәләре чыгышларына тамаша кылган. Кичәдә түбәндәге коллективлар катнашкан:

  • «Себерстан» бию коллективы;
  • «Балкыш» вокаль ансамбле;
  • «Нур» әдәби-иҗади түгәрәге;
  • «Ян гөл» фольклор ансамбле;
  • «Яратам» кавер-төркеме.

Моннан тыш, үзәкнең фойесында «Әминә» студиясенең декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган.

Чара барышында милли мәдәниятне саклаучы һәм үстерүче һәр коллектив үзенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясаган һәм иң яхшы иҗади номерларын тәкъдим иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot