news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубыл районының Торбы авылында мәчет ачылды

Тубыл районының Торбы авылында реставрациядән соң рәсми рәвештә мәчет ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, изге гамәлдә Мәскәү, Төмән, Тубыл, Омск, Астрахань, Казан шәһәрләреннән, Алтайдан, Тубыл, Төмән районнарыннан дин әһелләре, кунаклар катнаштылар. Саваплы эшне җитәкләүче, төп оештыручы Торбы авылының җирле дини мөселманнар оешмасы рәисе, мәчет хәзрәте Баграм Шәрипов, төзелеш эшләрен оештыручы һәм иницитарлар Рәфис һәм Мәүлия Тәкбиршиннар.

2022 елда элеккеге кибет бинасын ремонтлап, реконструкцияләү эшләрен башланды. Быел 13 июльдә тантаналы рәвештә ерак һәм якыннан килгән дин кардәшләрен җыеп, мәчеттә азан тавышларын ишеттереп, Коръән ашлары укытып яңадан ачылып эшләп китте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100