news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубыл районының 15 педагогы «Ел укытучысы-2025» район һөнәри ярышларында катнашты

Тубыл районының 15 педагогы «Ел укытучысы-2025» район һөнәри ярышларында катнашты

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» дигән язмасы басылып чыкты.

Байкалово урта мәктәбендә «Ел укытучысы-2025» район һөнәри ярышларының финалы тәмамланды. Анда Тубыл районының 15 талантлы педагогы ике көн дәвамында ачык дәресләр, балалар белән дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр, үзләренең профессиональлекләрен, иҗатларын һәм педагогик осталыкларын күрсәттеләр.

Гомумән алганда, бу һөнәри бәйге алдынгы педагогик тәҗрибәләрне һәм табышларны ачыклый, муниципалитетның иң яхшы укытучылары белән танышырга мөмкинлек бирә, педагоглар арасында аралашуга һәм тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә. Тантана барышында конкурста катнашучылар, җиңүчеләр һәм мәктәпләрнең педагогик коллективлары адресына җылы сүзләр яңгырады. Шулай ук чараны педагоглар һәм мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әзерләгән иҗат номерлары бизәде. Бәйгедә катнашучыларның барысы да дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләр арасында милләттәшләребез дә булуы зур сөенеч һәм горурлык. Ел тәрбиячесе–2025 исеменә Байкалово авылының «Василек» балалар бакчасы тәрбиячесе Динара Русанова ия булды. «Сыйныф җитәкчесе» номинациясендә 1 урынны Байкалово урта мәктәбе укытучысы Астимир Нәчметдинов алды. 2 урынга Күкрәнде тулы булмаган мәктәбе укытучысы Сания Рәхимбакиева чыкты. 3 урынны Хуҗайлан мәктәбе укытучысы Тәнзилә Тимканова алды. Без аларны уңышлары белән котлап, авыр, әмма яратып башкарган хезмәтләрендә тагын да югары казанышларга ирешүләрен, яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез.

«Ел укытучысы-2025» һөнәри ярышында Сания Рәхимбакиева 6 нчы сыйныф укучылары белән «Минем кече Ватаным» дигән темага дәрес үткәрде. «Кече Ватан - ул һәркем өчен кадерле төбәк. Аның чикләре төрле булырга мөмкин: кемдер өчен ул туган йорт һәм урам, ә кемдер өчен - шәһәр яки поселок. Әмма һәрхәлдә, бу кеше үзенең тарихы, мәдәнияте, традицияләре һәм мирасы белән бәйле булган күңеленең бер өлешен калдырган урын», - дип ачыклады ул балаларга дәресне башлап.

Дәрес барышында укучылар белән үзләренең туган җирләре: Төмән өлкәсе, Тубыл районы һәм үз авыллары турында сөйләштеләр. Әңгәмә барышында укучылар төбәкнең нигезләнү һәм аякка басу тарихы, биредә төрле елларда барган мөһим вакыйгалар, табигый байлыклар һәм төбәкнең икътисадка, ил үсешенә керткән өлеше турында белделәр. Гореф-гадәтләр һәм мәдәният турында, шулай ук атаклы якташлары - галимнәр, язучылар, рәссамнар, уйлап табучылар, Бөек Ватан сугышы геройлары турында аерым сөйләштеләр.

Жюри әгъзалары Сания Хәннән кызының үткәргән дәресенә олы бәя биреп: «Сезнең дәрес балаларны алга таба үсешкә һәм үз-үзләрен камилләштерүгә рухландырды, ә бу патриотик тәрбия бирүнең иң мөһим бурычы булып тора!» - диделәр.

Сания Рәхимбакиева турында сөйләгәндә «Кайда туган – шунда ярап куйган» халык мәкале бик урынлы. Күкрәнде авылында туып-үсеп, югары һөнәри белемне Тубыл педагогия институтының биология һәм химия факультетында алгач ук, туп-туры туган авылына кайтып, туган мәктәбенә укытырга керә. Әлеге фәннәргә мәхәббәтен аңа яраткан укытучысы Фәүзия апа Гарифханова тәрбияләгән. Укыта башлагач та, укытучысы аның остазы була.

Сания Хәннән кызы тормыш иптәшен дә туган авылында таба. Хәйдәр Зиннәт улы белән гаилә корып, ике бала үстерәләр. Бүгенге көндә уллары Илдар гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итә, кызлары Гөлфирә медицина белемен алганнан бирле, ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшли. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы, көтмәгәндә, авырып үлеп китә, хәзер балалары аңа олы терәк булып торалар. Сания Хәннән кызы 34 ел педагогик хезмәт юлында мәгариф бүлеге һәм муниципаль берәмлек башлыгының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

- Конкурс - ул һәрвакыт дулкынлану, иҗади дәрт һәм илһам. Ул яңа тәҗрибә, яңа идеяләр, үзгәрергә һәм үсәргә теләк бирә. Профессионаллар даирәсендә тупланган тәҗрибә белән уртаклашу - чын мәгънәсендә уникаль мөмкинлек. Форсаттан файдаланып, миңа бәйгедә катнашырга киңәш биргән Кутарбитка урта мәктәбе директоры Галина Лушниковага, ике көн буена янымда булган һәм конкурска әзерләнгәндә дөрес техник ярдәм күрсәткәне, оештыру моментлары, эмоциональ-психологик ярдәме, кешелеклелеге өчен Күкрәнде мәктәбе мөдире Эльвира Юлташевага һәм шулай ук коллегаларыма олы рәхмәтемне белдерәм, - ди 9 сыйныф укучылары җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100