Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тубыл районы себер татарлары автономиясе 10 еллыгын билгеләп үтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Тубыл районы себер татарлары автономиясе 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Яңарыш» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Бәйрәм чарасы Купшан хаҗи исемен йөрткән Тубылтора мәчетендә изгеләрнең рухына, исәннәргә сәламәтлек, дөньяга тынычлык, имин тормыш теләп Коръән аятләреннән, догалардан башланды.
Район себер татар милли–мәдәни автономиясе рәисе Гөлсем Рябикова әлеге чараны уздыруда халыкның зур ярдәм күрсәтүе турында әйтә.
«Халкыбызның кунакчыллыгын күрсәткән Сәрвәр апа Давлетовага, авыл халкына рәхмәтлемен. Халкыбыз бердәмлеген, ярдәмчеллеген күрсәтте. Аннары бәйрәм кунаклары белән Дегтярево клубында узган чарада катнаштык. Бәйрәм сәхнәсеннән татар җырлар, моңлы көйләр яңгырады, дәртле биюләрне тамашачылар җылы кабул иттеләр», – ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз