news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубыл авылы халкы узган гасырда татарча язылган хат тапкан

Киләчәк буын өчен язылган хатка Епанчина авылындагы иске котельный бүлмәсен сүткән эшчеләр тап булган.

Тубыл авылы халкы узган гасырда татарча язылган хат тапкан
http://tatar-congress.org/

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Тубыл авылы кешеләре татарча язылган үткән гасырга караган хат тапкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

«Киләчәк буын өчен язылган хатны Епанчина авылындагы иске котельный бүлмәсен сүткәндә эшчеләр тапкан. Хат пыяла шешә эчендә бинаның диварында яшерелгән була. Ул 1963 елның 23 февралендә язылган. Авторлары — урта мәктәпнең 37 чыгарылыш сыйныф укучысы», — диелә әлеге хәбәрдә.

Хат татарча язылган. Яшьләр Кызыл Армия көнендә әтиләренең Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыкларын һәм һәлак булган якташларын искә алулары турында яза. Сугыш вакытында әниләренең һәм әбиләренең авыр тормышын да искә алалар.

Чыгарылыш сыйныф укучылары киләчәк буынга рәхимсезлекне белмичә, барлык халыкларга дус-тату һәм тынычлыкта яшәүләрен тели.

«Без бу хатны мәктәп музее фондына тапшырачакбыз. Ул авылыбызда хәрби-патриотик тәрбия үзәге булып тора. Әлеге хат Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган экспозицияне тулыландырып торачак», — дип сөйләде Епанчино башлангыч мәктәбе мөдире Альбина Мөхәммәтдинова.

Мәктәп янында урнашкан элеккеге котельный бүлмәсе урынында чәчәкләр утыртканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot