news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туберкулезга тикшерү узмаган баланы коллективка фтизиатрдан белешмә белән генә кертәләр

Иммунодиагностика вакытында ясалмаса, документ алып килгәнче, бала белем бирү учреждениесенә кабул ителми.

Туберкулезга тикшерү узмаган баланы коллективка фтизиатрдан белешмә белән генә кертәләр
архив/Султан Исхаков

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Туберкулезга тикшерү яки иммунодиагностика узмаган бала белем бирү учреждениесенә фтизиатрдан белешмә булганда гына кертелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтте.

Ул туберкулинодиагностика, икенче төрле әйткәндә, Манту ясатуның прививка түгел, ә авыруны ачыклауга юнәлдерелгән чара булуына ачыклык кертте. “Без туберкулездан тикшерелмәгән балаларны балалар бакчасына кертергә тиеш түгел. Әгәр ата-аналар туберкулинодиагностикадан баш тарткан икән, альтернатив тикшерү алымнары бар. Педиатрдан “бала сәламәт” дигән белешмә генә җитми. Федераль кагыйдәләр шул хакта искәртә: ата-аналар фтизиатрдан белешмә алып килергә тиеш”, - диде Удачина. Ләкин, иммунодиагностикадан баш тарткан очракта, башка төрле тикшерү алымнары бушлай булмаячагы турында кисәтте.

Туберкулезны вакытында ачыклау максатыннан, туберкулинодиагностика 12 айдан 18 яшькә кадәр елына бер тапкыр ясала. Ә йоктыру куркынычы югары булган балалар (сулыш органнарында хроник чирләре булган авырулар, ашказаны-эчәклек тракты, шикәр диабеты белән авыручылар, ВИЧ-инфекцияле һәм туберкулездан вакцинацияләнмәгән балалар) төркемендә мондый диагностика елына ике тапкыр башкарыла. Шик  булган очракта, балаларны фтизиатрга җибәрәләр. “Иммунодиагностика вакытында ясалмаса, ул баланы балалар бакчасыннан, мәктәптән дә куып чыгармыйлар. Документ алып килгәнче кабул итмиләр генә. Бу шушы бала мәнфәгатьләрен дә, башка балаларның сәламәтлеген дә саклау өчен эшләнә. Бездә ел саен мәктәпләргә тикшерелмичә йөргән балалар ачыкланган берәр очрак булса да теркәлә. Нәтиҗәдә, безгә моңа карата нәфрәтләнгән, ризасызлык белдергән ата-аналар белән сөйләшергә туры килә. Мондый баланы үткәргәнгә аларның ачуы чыгуын аңларга да була”, - ди Гүзәл Удачина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100