Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Туберкулезга каршы бөтендөнья көрәш көне уңаеннан матбугат конференциясе узачак
ТР да туберкулез белән авыру күрсәткечләре, РФ белән чагыштырганда, 31,2 процентка, Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, 28,8 процентка кимрәк
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Республика клиник туберкулезга каршы диспансер, Республика медицина профилактикасы үзәге белән берлектә, 22 нче мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясен оештыра. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча, 24 нче мартта дөньяның күп кенә илләрендә, туберкулезга каршы бөтендөнья көрәш көне үткәрелә. Туберкулез – ел саен, ким дигәндә, 3 миллион кешенең гомерен алып китүче йогышлы авыру. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, якындагы 10 елда туберкулез дөньядагы 10 үлем сәбәбенең берсе булып калачак.
2012 нче елда, республиканың туберкулезга каршы көрәш хезмәте туберкулез белән авыруны 4,4 процентка киметүгә ирешкән, бу 100 мең кешегә 48 не тәшкил итә. ТР да авыру күрсәткечләре, РФ белән чагыштырганда, 31,2 процентка, Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, 28,8 процентка кимрәк. Былтыр шулай ук туберкулездан вафат булу күрсәткечләре дә күпкә кимегән: 15,9 процентка кимеп, ул 100 мең кешегә 6,9 ны тәшкил иткән. Республикада үлем дәрәҗәсе, ИФО белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр түбәнрәк.
Матбугат конференциясендә Республика клиник туберкулезга каршы диспансер директоры Алексей Алексеевның, Республика медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бүлеге мөдире Ольга Недельконың катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз